«Иминлек үзеңнән башлана» Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы башланды

2025 елның 18 апреле, җомга

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар өчен 1 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр 2025 елның 15 апрелендә «Иминлек үзеңнән башлана» Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы старт алды. Чара беренче тапкыр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Учи.ру» мәгариф платформасы белән берлектә үткәрелә.

Онлайн-олимпиадада 2025 елның 30 июненә кадәр катнашырга мөмкин. Моның өчен "Учи.ру" платформасында чара битендә теркәлергә кирәк.

Онлайн-олимпиада нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар сертификат, грамота яки диплом алачак. Актив сыйныфларның укытучылары рәхмәт хатлары белән билгеләп үтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International