2025 елгы чыгарылыш укучылары өчен «ЕГЭ- это про100!» онлайн-марафонының бишенче сезоны 21-25 апрельдә узачак

2025 елның 18 апреле, җомга

Рособрнадзор 21 апрельдән 25 апрельгә кадәр бердәм дәүләт имтиханына әзерләнүдә ярдәм итү өчен онлайн-марафон оештыра. Трансляцияләр Рособрнадзорның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми бергәлегендә һәм Rutube каналында булачак.

БДИның төп чоры башланырга бер айдан артык вакыт кала һәм бу вакытны файдалы кулланырга кирәк. Укучыларга БДИ биремнәрен яхшырак аңларга, белемнәрен тикшерергә һәм имтиханнарга әзерлекнең нәтиҗәле стратегиясен эшләргә ярдәм итү өчен Рособрнадзор "ЕГЭ - это про100!" онлайн-марафон үткәрә.

Марафон кысаларында тәҗрибәле укытучылар, узган еллардагы йөз балл җыючылар һәм быелгы чыгарылыш укучылары үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Имтиханнарда катнашучларга популяр психолог Лина Дианова файдалы киңәшәлрен бирәчәк, ә БДИның контроль үлчәү материаллары җитештерүчеләр онлайн режимда тамашачыларының сорауларына җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International