17 апрель көнне Чистайда һәм Минзәләдә инвалидлар һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен “Абилимпикс” һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты кысаларында II Республика “мөмкинлекләр фестивале” узды. Чара Г.И. Усманов ис. Чистай авыл хуҗалыгы техникумы базасында һәм Минзәлә интернат-мәктәбендә узды.
Чистайда 9 оешмадан 78 кеше катнашты. Минзәләдә фестиваль 6 учреждениедән 40 катнашучы җыйды. Биредә түбәндәге юнәлешләр буенча ярышлар узды: «Курчак остасы ( корамалы курчак)», «Сабын кайнату», «Пирография», «Пластилин белән картиналар ясау», « төймәләр белән картиналар ясау», «Бисердан әйберләр ясау (браслет ясау)», «Нәфис сүз», «Җырлау сәнгате», «Бию сәнгате».