14 апрель көнне П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова булды.
Кадетлар Дан Орденының тулы кавалеры Павел Карповка багышланган музей почмагы тәкъдим иттеләр. Уку йортында "Герой партасы" оештырылган, ул МХО зонасында хәрби бурычны үтәгәндә вафат булган кадет мәктәбен тәмамлаган Рәис Зиннәтуллинга багышланган.
Очрашу җылы әңгәмә белән тәмамланды, аның барышында Татьяна Ларионова әһәмиятле проектлар турында сөйләде. Кадетлар аңа һөнәри эшчәнлек турында сораулар бирделәр.