Россия Герое Иван Додосов исемен йөртүче Питрәчнең беренче мәктәбендә «Хәтер, патриотизм, буыннар бердәмлеге» дигән семинар узды. Актлар залында башлангыч ветераннар оешмалары рәисләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, тарих укытучылары, мәктәп музейлары җитәкчеләре җыелды. Аларны уртак эш берләштерә: балаларны батырлык һәм Ватанга мәхәббәт мисалларында тәрбияләү.
Очрашуны район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина ачты. Питрәч районыннан Бөек Ватан сугышына 6785 кеше киткән, 5685 кеше кире әйләнеп кайтмаган.
Мәктәп музее җитәкчесе Светлана Егорова үзенең истәлекләрне саклау эше турында сөйләде, ә сәламәтлек саклау отличнигы Наталья Ксенофонтова - фронтовик медиклар турында. Хәрби хезмәт ветераны Фәрит Вәлиев 1945 елның 10 маендагы “Правда” газетасының күчермәсен музейга тапшырды.
Укучылар хәрби җырлар һәм шигырьләр башкарды.