10 марттан Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасының «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты узды.
Чемпионат катнашучылар саны буенча да, компетенцияләр саны буенча да рекаод куя. Ярышларда төбәкнең 247 уку йортыннан 1619 конкурсант катнашты, шул исәптән урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән - 64, ВУЗ - 10, мәктәпләрдән - 173. Чемпионат нәтиҗәләре буенча 1158 кеше 129 компетенция буенча җиңүче булды. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, термо-кружкалар, сумкалар тапшырылды.
«Абилимпикс» чемпионатын оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Абилимпикс» Милли үзәге һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО ярдәмендә «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү үзәге.