"Алар пионерлар кебек, патриотлар булып тәрбияләнәләр": Казанның 250 укучысы Юнармиягә керде

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

Казанның Җиңү паркында Юнармия сафларына кабул итү тантанасы узды. Казан мәктәпләренең 250 укучысына-булачак яшь армиячеләргә футболкалар һәм беретлар тапшырдылар. Алар тормышларында беренче мөһим тантананы дулкынланып көттеләр.

Алар өчен бүген хәрби оркестр уйнады, почетлы каравыл байраклар алып чыкты һәм укучылар дәүләт гимннарын башкарды – болар барысы да тантаналы шартларда үтте.

Шуннан соң укучылар ант иттеләр, аларга озак көтелгән значоклар тапшырдылар. Тантана Юнармия гимнын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International