РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов РИА Новостига хәбәр иткәнчә, Россия мәктәпләрендә дәресләрнең бердәм расписаниесе кертеләчәк. Аның сүзләренә караганда, яңа расписаниене эшләү ахырына якынлашып килә.
Кравцов билгеләп үткәнчә, бердәм расписание укытучыларга йөкләнешне һәм үткәрелгән дәресләр санын төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Агымдагы елның 1 сентябреннән үк мәктәп предметлары буенча бердәм планлаштыру, шулай ук контроль һәм тикшерү эшләрен нормалаштыру кертеләчәк. Аерым алганда, бөтенроссия тикшерү эшләре хәзер программа буенча дәресләрнең гомуми санының ун процентыннан артмаска тиеш.