Татарстан Республикасында 22 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен вакытыннан алда уздыру чоры башлана (ГИА-9).
Татарстан Республикасында ГИА-9 ны оештыру өчен вакытыннан алда Казанда имтиханнар үткәрүнең 1 пункты эшли.
22 апрель көнне ГИА-9да катнашучылар математикадан имтихан тапшыралар.
Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.
Имтиханның озынлыгы: 3 сәгать 55 минут (235 минут)
Математикадан имтихан нәтиҗәләре 30 апрельдән дә соңга калмыйча билгеле булачак.
Вакытыннан алда биреләчәк имтиханнар расписаниесе
22 апрель (сишәмбе) - математика;
25 апрель (җомга) - рус теле;
29 апрель (сишәмбе) - информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия;
6 май (сишәмбе) - биология, география, чит телләр (инглиз, испан, немец, француз), тарих, физика.
Резерв көннәр:
12 май (дүшәмбе) - математика;
13 май (сишәмбе) - информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия;
14 май (чәршәмбе) - биология, география, чит телләр (инглиз, испан, немец, француз), тарих, физика;
15 май (пәнҗешәмбе) - рус теле;
17 май (шимбә) - барлык укыту предметлары буенча;