18 апрельдә хезмәт буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабын ачу тантанасы узды.
Бу инде Татарстан башкаласында уза торган өченче дисциплина. Моннан бер атна элек биредә рус теле буенча олимпиада тәмамланды, ә март ахырында - сәнгать буенча (МХК).
Хезмәт буенча Олимпиада берничә дисциплинага бүленгән. Алар шәһәрнең бер үк вакытта берничә мәйданчыгында узачак.
Олимпиадада катнашу өчен мәктәп укучылары һәм аларны Россия Федерациясенең 78 төбәгеннән озата йөрүчеләр килде. Олимпиада 18 апрельдән 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, һәр дисциплина программасында - теоретик һәм практик турлар, проектларны яклау, шулай ук бай мәдәни программа карлаган.
"Монда безнең илнең алтын фондын тулыландыручы мәктәп укучылары җыелды. Олимпиадаларны уздырганда, без аларның яхшы нәтиҗәләр күрсәтүен сизәбез, бу безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе», - дип билгеләп үтте министр И. Һадиуллин.