«Иң милли тәрбияче» конкурсында Биектау муниципаль районыннан Чыршы балалар бакчасы тәрбиячесе җиңүче булды

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

Биектау муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, «Йолдыз» Ямаширмә балалар бакчасы 2020 елдан Татарстан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Иң милли тәрбияче” республика конкурсын үткәрә. Биектау районының “Йолдыз” Ямаширмә балалар бакчасы базасында 1 урынны алган җиңүчеләр, шулай ук йомгак ясау өчен чакырылган кунаклар җыелды.

Педагогларның һөнәри осталыгын арттыру, алдынгы эш тәҗрибәсен тарату, җәмгыятьтә абруен күтәрү максатыннан оештырылган бәйгенең йомгаклау этабында Арча, Саба, Теләче, Балтач, Питрәч, Биектау районнарыннан тәрбиячеләр җиңүче булды.

«Иң милли тәрбияче-2025» гран-приена Биектау районының Чыршы авылының “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Галиуллина ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International