18 апрель көнне Әтнә районында һәм 19 апрельдә Яңа Чишмә районында «Без бергә» халык иҗаты республика балалар фестиваленең зона этаплары узды.
Зона этапларында Татарстанның 13 муниципаль берәмлегеннән: Әтнә, Кукмара, Балтач, Саба, Мамадыш, Теләче, Яңа Чишмә, Алексеевск, Әлки, Чирмешән, Спас, Нурлат, Аксубай районнарыннан 700 катнашучы катнашты.
Халык иҗаты конкурсына түбәндәге номинацияләрдә иҗат номерлары тәкъдим ителде: хореография, халык вокалы, халык вокаль ансамбле, инструменталь ансамбль, иҗади гаилә, нәфис сүз, театр иҗаты.
Киләсе зона этабы 15 майда Казанда узачак. Анда Казаннан (Авиатөзелеш, Яңа Савин, Вахитов, Идел буе, Киров, Мәскәү һәм Совет районнарыннан) һәм Татарстанның Яшел Үзән районыннан муниципаль этапта җиңүчеләр катнаша.