2025 елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясе Россиядә беренче тапкыр цифрлы контроль астында узачак. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко федераль киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, 1 июньнән илдә балалар лагерьлары эше мониторингы өчен билгеләнгән мәгълүмати-аналитик система эшли башлаячак.
Яңа цифрлы платформа төп күрсәткечләрне: лагерьларның йөкләнеш дәрәҗәсе, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен квоталар, куркынычсызлык таләпләрен үтәү, шулай ук финанс хисабын берләштерәчәк. Координацияләүне Мәгариф министрлыгына тапшырдылар.
Татарстан лагерьларында бу җәйдә 154 меңнән артык бала ял итә алачак. Сәламәтләндерү кампаниясен уздыру өчен республикада 1620 учреждение җәлеп ителәчәк, шул исәптән 119 балаларны савыктыру лагере.
Җәйге балалар ялын оештыру «Яшьләр һәм балалар» милли проектының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.