Россия Президенты Владимир Путин көллиятләрдән соң югары уку йортларына охшаш белгечлекләр буенча БДИ тапшырмыйча керүне чикләүче канунга кул куйды. Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.
Ул Дәүләт Думасы тарафыннан 8 апрельдә кабул ителде һәм Федерация Советы тарафыннан 16 апрельдә хупланды. Үзгәрешләр "Мәгариф турында" федераль законга кертелде, алар быелның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк.
Шулай итеп, алга таба көллият тәмамлаучылар ташламалы тәртиптә югары уку йортларына керә алачак, керү сынаулары нәтиҗәләре буенча, тик аларның профиле булачак әзерлек юнәлешенә туры килергә тиеш.