Казанның Химиклар мәдәният йортында 10-17яшьлек укучылары тарафыннан ясалма интеллект ( ЯИ) кулланып ясалган "Остановленный момент" документаль фильмының премьерасы узды.
Фильмның сценариен балалар язганнар. Видеоинтервью нейросеть ярдәмендә реставрацияләнгән һәм тергезелгән документаль кадрлар белән бүленә. Шулай ук нейрочелтәрләр ярдәмендә музыкаль бизәлеш булдырылган.
Проектны төзүдә өч уку йорты балалары катнашты: 24 нче мәктәп (Казанның Идел буе районы), 12 нче мәктәп (Вахитов районы) һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 1 нче мәктәп-интернат укучылары. Продюсерлары Казан мәдәният институты студентлары.
Мальков сүзләренчә, кинематографист- балалар "Киномәгариф" гранты буенча белем бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган. 20 минутлык документаль фильмны сайлау процедурасын узган иң сәләтле ун бала ясаган. Төшерү эшләре ярты елга якын барган.