Татарстаннан 62 меңнән артык укучы финанс белеме һәм эшкуарлык буенча Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашты, ул 2025 елның 4 мартыннан 3 апрельгә кадәр Учи.ру платформасында узды. Олимпиадага бөтен Россиядән 2,4 млн укучы кушылды.
Россия Банкының Татарстан Республикасы буенча Идел-Нократ ДУ бүлек идарәчесе Марат Шәрифуллин билгеләп үткәнчә, республика катнашучылар саны буенча лидерлар бишлегенә керде, бу мәктәп укучыларының финанс темасына югары кызыксынуын күрсәтә.
Олимпиада Россия Банкы, РФ Финанс министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, " приоритетлар" коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм Учи.ру платформасы тарафыннан кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча илкүләм проект кысаларында оештырылган.