Россия Мәгариф министрлыгы хезмәт һәм Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре кабинетларын җиһазландыруга 4 млрд сум бүлеп бирде

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

«Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» һәм «Хезмәт (технология)» предметлары буенча мәктәп кабинетларын җиһазлауга 4 млрд. сум бүлеп бирелгән. Шулай ук, сынлы сәнгать кабинетларын һәм табигый-фәнни блокны җиһазландыру планлаштырыла. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова Мәскәүдә балалар товарлары индустриясенең юбилей, XV конгрессында хәбәр итте.

Ул 2030 елга кадәр балалар товарлары индустриясен үстерү буенча чаралар планын («юл картасы») гамәлгә ашыру кысаларында бердәм белем бирү мохите булдыру эше ничек төзелүен сөйләде.

Балалар товарлары индустриясе конгрессы 14 апрельдән 16 апрельгә кадәр РФ Хөкүмәте, Федерация Советы, Дәүләт Думасы, Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук төбәкләрнең актив катнашында узды. Конгрессны оештыручылар - Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Балалар товарлары индустриясе предприятиеләре ассоциациясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International