Төп компетенцияләр буенча 2025 елда «Абилимпикс» чемпионатының сайлап алу этабын уздыру сроклары һәм урыннары билгеләнде. РФ субъектларыннан алынган гаризаларны карау нәтиҗәләре буенча, сигез федераль округта РФнең 13 субъекты билгеләнде. Комиссия утырышы протоколы "Абилимпикс" үзәге сайтында бастырылган.
Сайлап алу этабы дүрт ярыш зонасында узачак. Өч категориядә 2 500 дән артык кеше катнаша: «мәктәп укучылары», «студентлар» һәм «белгечләр».
Беренче ярышлар 12 майда башлана: Мәскәү өлкәсендә - 25, Оренбург өлкәсендә - 15 компетенция буенча.
Чемпионат финалистлары 1 августта билгеләнәчәк, ә 2025 елның октябрендә җиңүчеләр Мәскәүдә ътщ торган "Абилимпикс" Милли чемпионатында үз регионнарын яклаячак.