Укытучылар, студентлар һәм укучыларны «Без срока давности. Кино о Победе»акциясендә катнашырга чакыралар

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Бөтенроссия агарту акциясендә катнашуга гаризалар кабул итү 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга теләгән балаларга һәм өлкәннәргә Бөек Ватан сугышына, шул исәптән совет халкының геноцидына багышланган кыска видеороликлар булдырырга кирәк. Гаризаны сайтта бирергә мөмкин.

Акциядә катнашучыларга "Мосфильм" Алтын коллекциясеннән Бөек Ватан сугышы турында танылган нәфис һәм анимацион фильмнардан цитаталар нигезендә видеороликлар әзерләргә тәкъдим ителә. Видеороликларның озынлыгы - өч минутка кадәр.

Җиңүчеләрне бүләкләү, шулай ук иң яхшы эшләрне күрсәтү 2025 елның 15 маеннан соң булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International