Яшьләрнең авторлык проектлары һәм Россия территорияләрен социаль-икътисадый үстерүгә юнәлтелгән мәгариф өлкәсендәге проектлар Бөтенроссия конкурсының XXII сезоны башланды.
Конкурс яшьләрне Россия Федерациясе субъектларының, шәһәрләрнең һәм авылларның социаль-икътисадый үсешендә катнашуга җәлеп итү- Россия территорияләре белән идарә итү системасын камилләштерүгә, икътисадның реаль секторын, социаль һәм фәнни-педагогик өлкәне үстерүгә, социаль лифтлар үсешенә ярдәм итүгә, эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә яшь гражданнарның шәхси һәм һөнәри үзбилгеләнеше өчен мөмкинлекләр тудыручы проектларга һәм инициативаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру максатыннан уздырыла.
Гаризалар 2025 елның 11 маена кадәр кабул ителә.
Конкурс турында тулырак мәгълүмат проектның рәсми сайтында урнаштырылган: https://moyastrana.ru/