Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре барышында мәктәп укучыларын профориентацияләү һәм өлкәннәрне яңадан әзерләү өчен заманча мәйданчык- «Киләчәк һөнәр» үзәгендә булды.
Аңа үзәкнең эше турында сөйләделәр, анда укучыларга тестлаштыру, консультацияләр һәм практик дәресләр аша һөнәр сайларга ярдәм итәләр.
Миңнеханов интерактив зона эше белән танышты.
Ахырда Татарстан вәкилләре, шул исәптән Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында фикер алышулар узды. Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар һөнәри юнәлеш бирү һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлекне җайга салырга килештеләр.