«Летопись сердец»: мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия патриотик акциясе старт ала

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

2025 елның 25 апреленнән 20 маена кадәр “Мәктәп укучылары өчен мәдәният” проекты кысаларында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Летопись сердец» Бөтенроссия патриотик акциясе узачак. Акция Бөек Ватан сугышы белән бәйле героик вакыйгалар тарихын өйрәнү, махсус операцияләрдә катнашучылар, шулай ук Әфганстанда, Чечняда һәм Сириядәге конфликтлар аша мәктәп укучылары арасында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Теләүчеләргә иҗади конкурста катнашырга һәм үз талантларын әдәби һәм кинематография юнәлешләрендә күрсәтергә тәкъдим ителә. Моның өчен «Фильм о Герое моего края или семьи» яки «Рассказ о Герое моего края или семьи» номинацияләрендә эшләр әзерләргә кирәк.

Гаризалар 2025 елның 20 маена кадәр «Культурадляшкольников.РФ» порталында шәхси кабинет аша кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International