Карьерага беренче адымнар: ТР мәктәп укучылары “Һөнәргә адымнар” конференциясендә катнаштылар

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

Казанның Россия Герое Дамир Гыйлемханов исемендәге 42 нче урта мәктәбендә «Һөнәргә адымнар - 2025» республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара инновацион белем бирү өлкәсендә тәҗрибә алмашу һәм укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү максатыннан мәктәп укучыларын, укытучыларны һәм һөнәри бергәлек вәкилләрен җыйды. Бу хакта "Киләчәккә билет" проектының пресс-хезмәте хәбәр итте.

Катнашуга Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары һәм көллиятләре укытучылары да кушылды. Конференциянең читтән торып оештырылган этабында бөтен республикадан 330 укучы катнашты, 123 катнашучы үз эшләрен очно тәкъдим итте.

Конференция кысаларында 12 тематик секция оештырылды.

«Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш проекты «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International