Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Профессионалитет» федераль проекты конкурсына йомгак ясады. Урта һөнәри белем бирү системасын икътисадның реаль секторы белән интеграцияләүгә юнәлдерелгән әлеге масштаблы мәгариф проекты илнең кадрлар потенциалын ныгытырга һәм төп тармакларда технологик алга китешне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Конкурста җиңеп, 2026 елда республиканың ике уку йорты - Казан педагогика көллияте һәм П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте базасында яңа белем бирү-җитештерү кластерлары төзеләчәк. Әлеге карар Татарстанда кластерларның гомуми санын 18 гә кадәр арттырачак.
Кластер моделен кертү студентларга инде укыту процессында алдынгы җиһазлар белән эшләргә, реаль җитештерү проектларында катнашырга һәм эш бирүчеләрнең таләпләренә җавап бирә торган һөнәри күнекмәләр формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кластерларны үстерү - ул инфраструктура үзгәрешләре генә түгел, ә кеше капиталына инвестицияләр дә. Республика, педагогик осталык һәм инженерлык мәктәбе традицияләрен саклап, ил җитәкчелеге билгеләгән максатларга таба баруын дәвам итә.