Казанда «Газпромнефть - Битум материаллары» һәм Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) белән берлектә оештырылган «Битум-мастер 2.0» икенче Бөтенроссия студентлар кейс-чемпионатына йомгак ясалды. Онлайн-ярышта илнең 21 югары уку йортыннан 42 студентлар командасы катнашты. Финалга 21 команда чыкты.
Студентлар, цифрлы технологияләр (нейрочелтәр, модельләштерү, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык) кулланып, юл һәм сәнәгать-граждан төзелешендә нефть эшкәртү продуктларын куллану буенча яңа карарлар әзерләгәннәр. Призлы урыннарны НИУ ВШЭ (I урын), КНИТУ (II урын) һәм Петр Великий исемендәге СПбПУ (III урын) укучылары алды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «PRO Битум и ПБВ» XIII тармакара конференция кысаларында узды.