Рособрнадзорның «ЕГЭ – это про100» онлайн-марафоны экспертлары укучыларга чит тел буенча имтиханга әзерләнүне оештырырга һәм биремнәрне югары баллга үтәргә ярдәм итәчәк гамәли киңәшләр бирде.
1874 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Юлия Галстян үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул биремнәрне бланкка язып куярга, эссе язуда кулланыла торган фразаларны ятларга киңәш итте. Ул шулай ук биремнәрне үтәү алгоритмын төзүнең мөһимлеге һәм үзтикшерүнең методикалары турында да искәртте.
Экспертлар эфир вакытында яңгыраган сорауларга җавап бирделәр һәм телдән һәм язма биремнәрне үтәү үзенчәлекләре турында, шулай ук имтихан вакытында билгенең нәрсә өчен төшерелергә мөмкин булуы турында сөйләделәр.
«ЕГЭ – это про100» онлайн-марафоны 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Трансляцияләр Рособрнадзорның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми бергәлегендә һәм Rutube каналында булачак.