РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Севастопольдә «Артек» халыкара үзәге филиалы- «Корсунь» үзәгендә узган төбәк мәгариф министрларының Бөтенроссия киңәшмәсенең пленар утырышында чыгыш ясады. Ул мәгариф өлкәсенең 2024 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнар турында хәбәр итте.
Мәгариф һәм мәгариф министрлыгының ведомство буйсынуындагы оешмалары һәм мәгариф өлкәсендә төбәк башкарма хакимият органнары җитәкчеләре белән Сергей Кравцов бердәм белем бирү программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алышты.
Ул 2025 елгы кабул итү кампаниясенә тукталды һәм бөтен Россия буенча педагогик юнәлешләргә кабул итүнең яртысы Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы педвузларга туры килә, дип хәбәр итте. Министр искә төшергәнчә, 2024/25 уку елында педагогик юнәлешләр абитуриентларда популярлык буенча икенче урында тора.
Сергей Кравцов максатчан белем бирүне үстерүнең мөһимлегенә басым ясады. 2025/26 уку елында педвузларга максатчан килешүләр буенча укырга 8 меңнән артык урын бирелгән. Мәгариф министры ассызыклаганча, иң өстенлекле бурычларның берсе - чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру.
Сергей Кравцов шулай ук Россия Мәгариф министрлыгының фәнни эшчәнлек буенча координация советы эше турында сөйләде. 2025 елда педвузларның фәнни-тикшеренү эшенә 1,6 млрд сумнан артык акча бүленгән. 2027/28 уку елына һөнәри (демонстрацион) имтихан барлык педвузларны тәмамлаучылар өчен мәҗбүри булачак.
Бөтенроссия киңәшмәсе 24-26 апрель көннәрендә уза. Бу профессиональ диалог, тәҗрибә алмашу һәм мәгариф өлкәсендә стратегик чишелешләр формалаштыру мәйданчыгы. Эшлекле программа кысаларында практик семинарлар һәм стратегик сессияләр узачак.
Татарстан Республикасыннан чарада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнаша.