Татарстан Республикасы яңадан RAEX ("РАЭКС-Аналитика") агентлыгы тарафыннан төзелгән предмет рейтингларына кертелгән югары уку йортлары саны буенча топ-3 төбәккә керде.
Иң яхшылар исемлегенә тагын Татарстанның ун югары уку йорты эләкте. Республиканы бары тик Мәскәү һәм Санкт-Петербург кына узып китте, алар өлешенә предмет исемлекләренә кергән 66 вуз туры килә. Мәскәүдән рейтингка 42 югары уку йорты керде, Петербургтан - 24.
Дүртенче урында алты югары уку йорты булган Ростов өлкәсе булды, бишенче позицияне Новосибирск, Түбән Новгород һәм Саратов өлкәләре (бишәр югары уку йорты) бүлеште.