Татарстаннан 6 меңнән артык бала Кара диңгез буе лагерьларында ял итәчәк

2025 елның 25 апреле, җомга

2025 елда Татарстаннан 6 меңнән артык бала Кара диңгез буе лагерьларына ял итәргә китәчәк.

Җәй дәвамында 3,5 мең бала Кырымда һәм 3 мең бала Краснодар краенда ял итәчәк. Кырымда урнашкан “Сәләт - Ак Барс” базасында “Сәләт - Аршан” махсус сменасына 220 бала кабул ителәчәк, - дип сөйләде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

"Кырымда бер смена "Сәләт-Аршан" узачак, ул августта булачак. Иминлек таләпләрен үтәү өчен «Сәләт - Ак Барс» базасы җитәкчеләре җавап бирә. Роспотребнадзордан диңгездә коенуга рөхсәт алынды. Балаларны без поездда оешкан төркемнәр белән алып барачакбыз, бөтен персонал өйрәтелгән, куркынычсызлык таләпләре безнең өчен бик мөһим ", - дип аңлатты спикер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International