Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Туган тел көне белән тәбрикләве

2025 елның 26 апреле, шимбә

Кадерле дуслар!
Сезне бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне – Туган тел көне белән тәбрик итәм!
Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң яктысы. Еллар узган саен, Тукай шәхесе калкурак күренә, аның мирасының кыйммәте арта, ә әсәрләре яңа аһәң белән яңгырый. Тукай яши, Тукай – үлемсез!


Эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә татар теле язмышына зур игътибар биргән Г.Тукай татар халкы өчен бүген дә туган тел һәм милли бердәмлек символы булып тора. Туган телне өйрәнү шагыйрьнең әкият геройлары белән башлана, тәрбияви әсәрләре белән дәвам итә һәм тирән фәлсәфи уйлануларга, фәнни эзләнүләргә илтеп җиткерә. Тукай мирасын яшь буынга җиткерүче, туган тел сагында торучы һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Фидакарь хезмәтегезнең җимешләре мул, нәтиҗәләре куанычлы булсын!


Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International