1 майда 13:00 сәгатьтә Парк Хаусның «Синема 5» кинотеатрында «Танкист» фильмының премьерасы була. Авторлар Александр Твардовскийның "Рассказом танкиста" белән илһамланган, ә төп рольләрне профессиональ актерлар гына түгел, Казанның Суворов хәрби училищесында укучылар да уйный.
Фильм сюжеты тамашачыны 1943 нче елга алып кайта. Совет гаскәрләре, туган җирләрен дошман солдатларыннан азат итеп, оборонадан һөҗүмгә күчәләр. Бәрелешләрнең берсендә Танкист кырыс һәм ачы сабак кичергән малайны очрата. Аларның көрәш үзәгендә очрашуы - Твардовскийның шигырь тарихы гына түгел, буыннар арасындагы диалог. Төп рольдәге Танкистны - Дмитрий Смирнов уйный. Шулай ук картинада Казан Суворов хәрби училищесында тәрбияләнүчеләр дә төшкән, малайлар ролен Андрей Еналеев башкара.
Түләүсез премьераны карарга теләге булган һәркем килә ала, керү ирекле, https://vechnyy-ogon.timepad.ru/event/3343292/сылтамасы буенча алдан теркәлергә кирәк.