Яр Чаллыда «Президент ярышлары» Бөтенроссия спорт ярышларының төбәк этабы узды.
Ярышларда Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Лениногорск, Чистай, Теләче, Ютазы районнарыннан 21 шәһәр һәм авыл сыйныф-командасы катнашты.
Катнашучыларның гомуми саны - 186 кеше.
Ярышларның программасы: теоретик конкурс, эстафета, актив уеннар һәм бадминтон.
Ярышларда җиңүчеләр республиканы финалда тәкъдим итәчәк, ул сентябрьдә Краснодар краеның Туапсе районы «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәге базасында узачак.