Яшь уйлап табучыларның «ХI гасыр кулибиннары» республика олимпиадасы тәмамланды

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Яшь уйлап табучыларның һәм «XXI гасыр кулибиннары» рационализаторларының республика олимпиадасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республиканың мәктәптән тыш эшләү үзәге тарафыннан 2007 елдан башлап Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә уздырыла. Олимпиада уздыруда 2014 елдан башлап Казан федераль университеты, 2021 елдан Казан дәүләт медицина университеты катнаша.

16 апрельдән 24 апрельгә кадәр Казанда «XXI гасыр кулибиннары» яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы үткәрелде. Анда үз уйлап табулары һәм тикшеренү эшләре белән 7-17 яшьлек 89 укучы катнашты.

Экспертлар комиссиясендә Республика мәктәптән тыш эш үзәге, Казан федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International