Казанның Киров районы “Сәләт” балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә “Йөрәгемне балаларыма бирәм” тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының финалы узды. Конкурс балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе педагогик хезмәткәре һөнәренең әһәмиятен һәм абруен күтәрү, өстәмә белем бирү педагогларының өзлексез һөнәри үсешен, иҗади һәм карьера үсешен тәэмин итә торган нәтиҗәле шартлар тудыру максатларында уздырыла.
Чараны оештыручылар: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәктәптән тыш эшләү республика үзәге. Финал сынауларында 8 номинациядә Татарстанның 11 муниципаль берәмлегеннән - Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Түбән Кама, Саба, Спас, Ютазы районнарыннан, шулай ук Казаннан һәм Чаллыдан 23 өстәмә белем педагог катнашты.
Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча 9 финалист ачыкланды.