Санкт-Петербургның Таврический сараенда Россия Федерациясе Федераль Җыены каршындагы Россия Федерациясе Закон чыгаручылар Советының XXIII утырышы узды. Аны Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин уздырды. Чарада РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашты.
Утырышта фракцияләр җитәкчеләре, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советының профильле комитетлары рәисләре, РФ субъектларының закон чыгару җыелышлары вәкилләре, шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Төбәкләрне сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү төп тема булды. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко сүзләренә караганда, мондый утырышлар кискен мәсьәләләр турында ачыктан-ачык фикер алышырга һәм бергәләп чишелешләр табарга мөмкинлек бирә.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин ассызыклаганча, утырышның көн тәртибе бай һәм төп мәсьәләләргә, аерым алганда, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләренә багышланган.
Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы мәгариф системасындагы кадрлар вәзгыятен шәрехләде.