Алар - батырлык үрнәге. Кайчандыр инженер, Росгвардия сугышчылары һәм педагоглар, ил алдындагы бурычны үтәп, МХО зонасына китәләр. Күпмедер вакыттан яраланып алар туган якларына кире әйләнеп кайтканнар.
Очрашуга Михаил Жилин, Эдуард Старков һәм Альберт Шәйхетдинов килделәр. Алар Чаллы дәүләт педагогика университеты студентларына хезмәтләренең ничек узуы турында сөйләделәр. Аннары МХОда солдатларның көннәре ничек уза, аларның пуля һәм дроннардан ничек котылулары турында сораулар яңгырады.
Очрашуга килгәнегез өчен рәхмәт әйтеп баш иябез!