Сергей Кравцов һәм Александр Куренков бөтенроссия террорчылыкка каршы укуга старт бирделәр

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков Россия Эчке эшләр министрлыгы, Росгвардия һәм Рособрнадзор җитәкчелеге белән берлектә бөтенроссия террорчылыкка каршы укуның башлануы турында игълан иттеләр. Чара мәгариф оешмаларының куркынычсызлыгын тәэмин итүдә бердәм алым эшләү өчен РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырылды.

Бөтенроссия террорчылыкка каршы укулар 29 һәм 30 апрельдә илнең бөтен мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә , балалар лагерьларында һәм Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы «Артек», «Алые паруса», «Океан», «Орленок», «Смена» балалар үзәкләрендә узачак.

Укуларда гомуми белем бирү оешмалары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары объектларының (территорияләренең) 90%тан да ким булмаган өлешен куллану планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International