Татарстан укучысы “Йолдызлык-2025” бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

21-26 апрель көннәрендә Мәскәү өлкәсендә балалар һәм яшьләрнең "Созвездие-2025" бөтенроссия уку һәм фәнни-тикшеренү проектлары олимпиадасының йомгаклау конференциясе узды. Татарстан укучы жюрига үзенең фәнни проектын тәкъдим итте.

Бөгелмә районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 6 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Эмилия Червонная Республика мәктәптән тыш эш үзәге оештырган олимпиаданың республика этабында җиңүче буларак конференциядә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International