Анзор МузаеТатарстан укытучылары белән ВПР уздыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрде

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге базасында Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев катнашында семинар-киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәнең беренче блогы Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәргәндә укытучылар очраша торган актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр буенча түгәрәк өстәл форматында Анзор Музаевның предмет укытучылары белән очрашуын үз эченә алды. Укытучылар ВПР уздыру системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәрен әйттеләр.

Семинар-киңәшмәнең икенче блогында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗинның һ.б.ның докладлары тыңланды.

Семинар-киңәшмәнең азагында Рәмис Мөҗипов Татарстан Республикасы мәгариф системасының 2025 елгы ГИА кампаниясенә әзерлеге мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International