Иннополис Университетында «Робототехника» профильле Бөтенроссия олимпиадасының финалы тәмамланды. Анда 235 укучы катнашты. Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Татарстаннан, Мәскәү, Белгород, Кемерово, Киров, Түбән Новгород, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән 72 укучы җиңүче һәм призёр булды.
Робот техникасы буенча ярышлар финалы өч этапта узды. Теоретик турда катнашучылар компьютер тестын үтәделәр һәм автоматлаштыру, робототехника һәм программалаштыру буенча кейслар чиштеләр. Практик турда - Arduino да мобиль робот җыйдылар һәм программалаштырдылар, аннары аны сынап карадылар. Финалда укучылар жюри каршында үз проектларын якладылар. Экспертлар робот конструкциясен, аның хәрәкәтен, командаларга реакцияне һәм бурычларны үтәү алгоритмнарын бәяләде.
«Робототехника» профиле технологиясе буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр тиешле юнәлеш буенча бюджетка керү сынауларыннан башка укырга керү хокукына ия булалар. Иннополис Университетына кергәндә аларга өстәмә бонуслар биреләчәк - кергәндә бер тапкыр түләнә торган түләүләр, стипендияләр яки грант. Олимпиадада катнашучы дипломы һәм ташламалар дүрт ел гамәлдә булачак.