Бүген Татарстан Республикасы Мамадыш районының "Берсут" балалар бакчасы базасында балалчакны яклау өлкәсендә эшләүче белгечләрнең республика конкурсы узды.
Конкурс финалына 13 белгеч чыкты (психологлар, социаль педагоглар һәм юрисконсультлар).
Катнашучылар читтән торып этапта үзләренең казанышларын, эшләнмәләрен, программаларын тәкъдим иттеләр, ә бүген үз осталыкларын практикада күрсәттеләр.
Финалистлар тренинг дәресләре, ата-аналар, төрле яшьтәге балалар белән мастер класслар тәкъдим итте.
Финалистлар грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.