Россиядә «Җиңү тәрәзәсе» патриотик акциясе старт алды

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Россиянең барлык төбәкләрендә "Җиңү тәрәзәсе " патриотик акциясе старт алды, дип хәбәр иттеләр "Беренчеләр хәрәкәте" матбугат хезмәтендә. Аның төп максаты - Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлык тарихын саклау һәм гражданнарны гомуммилли кыйммәтләр тирәсендә берләштерү.

Акция меңләгән катнашучыны берләштерде : укучылар, студентлар, педагоглар, ата-аналар, шулай ук дәүләт ведомстволары, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләре. Катнашучылар йортлар, уку йортлары һәм оешмаларының тәрәзәләрен Җиңү символлары белән бизи.

Бизәү өчен 30дан артык тематик трафарет эшләнгән, алар арасында георгий тасмалары, канәфер чәчәкләре, тынычлык күгәрченнәре, һәйкәлләр, Җиңүнең 80 еллыгына «Ватан-ана чакыра!» монументы һәм «Җиңүгә -80!» дип язылган махсус трафаретлар әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International