Татарстан Республикасы инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча регионнар өчлегенә керде. Бу хакта Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Быел 173 укучы диплом алды - 29 җиңүче һәм 144 призер. Унтугыз җиңүче һәм 60 призер - мәскәүлеләр. Җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча регионнар өчлеген Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстан тәшкил итте», - дип аңлаттылар югары уку йортында.
Инглиз теле буенча Олимпиада 23 апрельдән 30 апрельгә кадәр ике турда узды.
Бөтенроссия олимпиадасының инглиз теле буенча өлкән сыйныф укучылары арасында төбәк этабы Казанда 24-27 февраль көннәрендә узды. Анда 545 укучы катнашты, шуларның 41е җиңүче, 245е призер буларак билгеләнде.