Казан укучылары Бөек Ватан сугышы чорындагы һөнәрләр турында белделәр

2025 елның 3 мае, шимбә

«Минем карьерам 2.0» профильле сменасы һәм «Киләчәккә билет» проекты кысаларында «Восток» Казан балалар сәламәтләндерү лагеренда укучылар өчен лекцияләр һәм һөнәри сынаулар сериясе булды. Балаларга фронтта һәм тылда, Бөек Ватан сугышы елларында кирәкле һөнәрләр турында сөйләделәр, дип хәбәр итә вакыйгаларны оештыручылар.

Укучылар ул елларда табиблар, укытучылар, разведчиклар, элемтәчеләр, фотокорреспондентлар, тәрҗемәчеләр, поварлар, машина йөртүчеләр һәм эксперт-криминалистларның ничек эшләгәнен белделәр.

Казан вертолет заводының профориентация буенча белгече аның тарихы һәм сугыш елларындагы роле, шулай ук үсеш перспективалары һәм хәзер кирәкле һөнәрләр турында сөйләде.

Мәктәп укучылары кайчандыр барлыкка килгән һөнәрләрнең технологияләргә бәйле рәвештә яңа формаларга ия булуын белделәр.

«Киләчәккә билет» һөнәри юнәлеш проекты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International