"Мөһим сөйләшүләр” 5 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Дүшәмбе көнне, 5 майда, бөтен Россия буенча мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Мөһим сөйләшүләр" циклыннан дәрес узачак. Әлеге дәресләрнең төп максаты - яшьләрдә җиңүче халыкның батырлыгына хөрмәт формалаштыру, тарихи хәтерне үстерү һәм нацизмны җиңүнең глобаль әһәмиятен аңлау.

Укулар ярты сәгатьлек тематик әңгәмәләр форматында узачак.

«Мөһим сөйләшүләр» патриотик дәресләре дүшәмбе көнне илнең барлык мәгариф учреждениеләрендә атна саен уза һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм буыннарның дәвамчанлыгын ныгытуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International