Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы финалында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан алдынгылар рәтендә

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

2024/25 уку елының 24 гомуми белем бирү предметы буенча бөтенроссия олимпиадасына йомгак ясалды. Ярышның йомгаклау этабында катнашулар саны 8 811 тәшкил итте, бу алдагы ел белән чагыштырганда 2 123 кә күбрәк.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы озак еллар безнең илдә иң масштаблы интеллектуаль ярыш булып кала бирә. Анда миллионлаган мәктәп укучылары катнаша.

Йомгаклау этабыны ң лидерлар унлыгына түбәндәге төбәкләр керде:

Мәскәү - 3 614 кеше;

Мәскәү өлкәсе - 1 108 кеше;

Татарстан Республикасы - 558 кеше;

Санкт-Петербург - 516 кеше;

Башкортостан Республикасы - 153 кеше;

Свердловск өлкәсе - 135 кеше;

Чиләбе өлкәсе - 134 кеше;

Мордовия Республикасы - 105 кеше;

Новосибирск өлкәсе - 101 кеше;

Краснодар крае - 97 кеше.

Җиңүчеләр саны буенча лидерлар унлыгына кергән призерлар:

Мәскәү - 1 863 кеше;

Мәскәү өлкәсе - 550 кеше;

Санкт-Петербург - 324 кеше;

Татарстан Республикасы - 265 кеше;

Чиләбе өлкәсе - 74 кеше;

Свердловск өлкәсе - 59 кеше;

Башкортостан Республикасы - 57 кеше;

Новосибирск өлкәсе - 56 кеше;

Краснодар крае - 44 кеше;

Калининград өлкәсе - 33 кеше.

2025/26 уку елында 2025 елның 1 июленнән мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасында үзгәрешләр көтелә (Россия Мәгариф министрлыгының 2025 елның 18 февралендәге 121 номерлы боерыгы). Хезмәт (технологияләр) буенча ярышларда ике профиль саклана -«Культура дома, дизайн и технология» һәм «Техника, технология и техническое творчество», ә информатика буенча олимпиада «Программалаштыру», «Мәгълүмати иминлек», «Робототехника» һәм « Ясалма интеллект» профильләрен үз эченә алачак.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар халыкара олимпиадаларда катнашу өчен илнең җыелма командаларын әзерләү һәм формалаштыру буенча укыту-тренировка җыеннарында катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International