Балтач районы укучылары “Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында урман чистарттылар

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Балтач районының Кече Лыза мәктәбе каршындагы “Табигать дуслыгы” мәктәп урманчылыгы укучылары “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясендә катнаштылар. Чара барышында мәктәп укучылары Кече Лыза авылында урман массивын тәртипкә китерделәр, чүп-чардан чистарттылар.

“Татарстанның чиста урманнары” акциясе 14 апрельдә башланып китте һәм 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында каты көнкүреш калдыкларын, корыган һәм ауган агачларны җыю, шулай ук урман территорияләрен төзекләндерү - мәгълүмати стендлар урнаштыру һәм ял зоналарын төзекләндерү эшләре оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International