Татарстанның өч мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен 300 млн сумнан артык акча бүленә

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Татарстан бюджетыннан өч мәктәпкә капиталь ремонт ясау өчен 301,5 млн сум акча бүленәчәк.

Дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган тендерга караганда, эшләр Мөслим гимназиясендә, Әгерҗе районында урнашкан 4 нче урта мәктәптә, шулай ук Яңа Чишмә гимназиясендә узачак.

Документларга караганда, эшләр исемлегенә җиһазлар, инвентарьлар сатып алу, шулай ук территорияне төзекләндерү керә.

Барлык эшләрне 2025 елның 1 декабренә кадәр тәмамларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International