Бразилиянең Белу-Оризонти шәһәрендә химия буенча мәктәп укучыларының 59нчы Халыкара олимпиадасы башлана, ул яшь химиклар өчен бөтен дөньядан иң абруйлы фәнни ярышларның берсе. Анда 40тан артык ил вәкилләре катнашачак. Россияне Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае, Татарстан һәм Чиләбе өлкәсеннән мәктәп укучылары командасы тәкъдим итәчәк.
Россия командасы составына химия буенча 2024/25 уку елының бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр - Альберт Семенов ( Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернат укучысы) белән Рәшит Фәсхетдинов (Казан шәһәренең 19 нчы гимназия укучысы) бар.
Олимпиада Минас-Жерайс штатының Федераль университеты базасында узачак. Оештыручылар М.В. Ломоносов исемендәге МДУның химик факультеты һәм Андрей Мельниченко хәйрия фонды.
Олимпиада программасына бер гамәли һәм ике теоретик тур кертелгән.