Геройлар үстерәбез: Татарстанда ата-аналар инициативалары конкурсында җиңүче-проектны гамәлгә ашыруга керештеләр

2025 елның 7 мае, чәршәмбе

“Белем” җәмгыяте РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россиянең һәр төбәгеннән ата-аналарны актив төстә агарту һәм тәрбияви эшчәнлеккә җәлеп итә. Бу процесста 15 меңнән артык ата-ана катнашкан. Алар өчен мәктәп ата-аналар комитетлары инициативаларына ярдәм итү конкурсы булдырылган, белем бирү чаралары һәм укыту курслары үткәрелә.

Әйтик, 2024 ел ахырында 5 меңнән артык ата-аналар комитеты мәктәпләрдә тәрбия киңлеген үстерү буенча инициативалар конкурсының беренче сезонында катнашты. Быел җиңүчеләр проектларны гамәлгә ашыра башлады инде. Мәсәлән, узган сезонда Татарстан Республикасының мәктәп ата-аналар комитетларының дүрт проекты җиңүчеләр рәтенә керде. Алар арасында - Ютазы муниципаль районының Урыссу гимназиясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган “Геройлар тасвиры” проекты да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International